Әлеге проектны җирле сәяси партия сентябрь аенда башлап җибәрде. 19 май көнне партиянең башкарма комитеты, студентлар, депутатлар шәһәрнең Добролюбов урамында 50 төп имән агачы үсентеләре утыртты. Яшь гвардиячеләр аларга су сибеп, карап торачак.