Шәһәребезнең Нефть монументы янында Россия көненең төп бәйрәм чаралары үттеУл флешмоб белән башланды. Район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов лениногорскилыларны бәйрәм белән тәбрик итте.
“Уйнагыз гармуннар” бәйгесе көндез уза торган бәйрәмнең төп чарасы иде. Анда музыка мәктәбенә йөрүче яшь музыкантлар катнашты. Шулай ук үзебезнең район һәм шәһәрнең гармунчылары көч сынашты. Яңгырдан курыкмыйча бәйрәмне карарга килүчеләр янына кояш чыгып башкаларны да җәлеп итте.