Яңалыклар

Уйна син, гармун!

 

 

 


Бәйрәм алды көннәрендә Мөэмин-Каратай авылы җирлегенә караган сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә хөкүмәтнең олы бүләген-юбилей медален һәм бәйрәм табынын бизәрлек күчтәнәчләр тапшырдык.

 

 


24 февраля приняли участие в весеннем смотре: “Парад юбилеев”
“Алар җиңү китерде”


Һәр яңа көн тууга без бер - беребезгә шулай дип дәшәбез, тынычлык һәм иминлек телибез. Ә бит тыныч тормышта яшәмәгән, балачакларын рәхимсез сугыш урлаган кешеләр бихисап. Шуңа күрә безнең бугенге тормышыбыз алар очен җәннәткә тиңдер. Моннан нәкъ 70 ел әлек доньяда Гитлер исемен йорткән бер әдәм бөтен кешене үзенә буйсындырырга теләп, сугыш башлаган. Ниятенең күпмедер өлеше тормышка да ошкан. Әлеге кара афәт 1941 елның матур җәендә безнен илебезгә узенең канатларын җәйгән. Кыю ир - егетләребез Боек Ватанны сакларга яуга киткәннәр.
Сугыштан туган авылыбызга әйләнеп кайтучыларның сафлары елдан – ел сирәгәя бара. Бүген алар 2әү генә калдылар инде. Күк йозебезнең аяз булуында тыл батырларының да өлеше бик зур. Без бүген аларның да каһарман йорәкләре, түземлекәре, сабырлыклары батырлыклары алдында баш иябез. Тол калган әбиләребез, ятим үскән сабыйлар язмышы кабатланмасын иде дип телибез.
Хөрмәтле ветераннар! Сезне барыгызны да Боек җиңүнең 70 еллык юбилее белән котлыйбыз. Сезгә тыныч тормыш саулык телибез. Без сезнең алда тирән хормәт белән баш иябез.

Соңгы яңарту: 2024 елның 29 гыйнвары, 10:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International