Яңалыклар

Мероприятие клуба "Аулак ой"

24 ноября в Нижнечершилинском сельском доме культуры совместно с сельской библиотекой  прошло мероприятие клуба "Аулак ой", приуроченный ко Дню Матери .Приветствовали всех мам и бабушек , кто пришел на этот вечер, который мы посвятили самым добрым, самым чутким , самым нежным, заботливым и конечно же, самым красивым , нашим мамам.

    

   

_______________________________________________

Риза Фәхретдингә багышланган кичә

       Гыйнвар ае тулысы белән күренекле галимебез Риза Фәхретдингә багышланды. Ул 7 яшеннән Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсендә укый башлый һәм үзенең 21 ел гомерен шушында уздыра. Биредә ул төпле дини белем ала, гарәп, төрек, фарсы телләрен өйрәнә, татар тарихы белән кызыкысына, үзе дә иҗат эше белән шөгыльләнә.

      Укыганда ук ул инде мөгаллимлек эшен дә башлый, үзенең беренче китапларын яза, башкаларның китапларын күчереп халыкка тарата, олуг татар галимнәре белән элемтәгә керә.

 


"Чиккән сөлге-әниләрнең төсе" кичәсе

  Түбән Чыршылы китапханәсе каршында даими эшләп килүче “Аулак өй” клубы “Чиккән сөлге-әниләрнең төсе” дигән кичә уздырды.      

  Апаларыбызның моңлы җырлары, дәртле биюләре, шигырь- чыгышлары һәрберебезнең күңеленә шифа булдылар. Үзләренең яшьлек елларын хәтерләрендә яңартып, ничек итеп кич утыруларын, сукыр лампа яктысында сөлге - кульяулыклар чигүләрен, үзләренә бирнәлек әзерләгәннәрен җылы хисләр белән искә алдылар. Уеннар соңында табышмаклар әйтешеп, зирәклектә көч сынаштылар,матур чәй табыныннан соң илебезгә, җиребезгә именлек теләп догалар кылып  олы рәхмәт белән авыл урамнарына таралыштылар.

 


Авыл җыены

Хэркем уз йортын тозек –чиста тоткан кебек, авылда –ул бер зур йорт. Көндәлек рәвештә барсында игътибарлап, янартып торуны сорый. Эшләнгән эшләрне куреп торасыз, алга таба планлаштырылган эшләргә һәм узара салым (самооблажение) акчасының ничек тотылуына тукталып китәм.

Алга таба эшлэнэсе эшлэр:

Авыл урамнарындагы юлларны, кечкенэ куперлэрне төзекләндерү.

Урам баганалырна өстәмә лампочколар кую, Мордва Ивановкада эл. баганлары искергэн агач, аларны алыштыру.

Зур агачларны кисүне дәвам итү.

Җиңү паркын, зиратларны чистарту.

Су башларын чистарту, каптажларны тозекләндеру, аларны документаль теркәү.

Клуб бинасының ут линияләре бик иске, аларны алыштыру.

Гаилә фермаларын торгызуга ярдәм итү.

Түбән Чыршылы медпунктның, почтаның тышкы ягын ремонтлау, түбәләрен калай белән ябу. Югары Чыршылыга программа буенча модуль медпункт төзү.

Югары Чыршылы, Мордва Ивановка авылларындагы памятникларны ныклап яңарту.

Чүплек базын ремонтлау, яки узгәртеп ясау.

2014 елда  39250 сум күләмендә Самооблажение җыелды, дэулэт тарафыннан 1 сум 4 сумга эйлэнеп кайтты (өстәмә 157 мең).   Ул акчага  юлларга таш 132 мең, урам баганалырына лампочкалар куелды, тех обслуживаниега бирелде 30 мең, краска алып парк, памятниклар, зират коймалары янартылды 35 мең.

13 сентябрьда Президент сайлаулары һәм җирле үзидарә Советларына депутатлар сайлау була, шул уңайдан мин үзебезнең авыл депутатлыкка кандидатлар  белән таныштырып китәм:

Хайруллина Нурия Яхиаевна

Муртазин Наиль Махмутович

Уметбаев Фирдус Ильдусович

Галиева Расимя Камиловна

Гарипов Илдар Анварович

Мугинова Марьям  Шамиловна

Бикбаев Ильдар Венирович

Каримов Ильдус  Бинарисович

Вафин Акдас Равилович

Григорьев Николай Васильевич

Соңгы яңарту: 2024 елның 29 гыйнвары, 10:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International