Яңалыклар


«Антитеррор. Безопасность для детей»

03.09.2015 в день солидарности в борьбе с терроризмом,   библиотекарь села Хакимова М.К.   провела с учащимися   ООШ  с. Сарабикулово занятие по теме «Антитеррор. Безопасность для детей».
Учащиеся узнали правила безопасности в различных чрезвычайных ситуациях, получили навыки эвакуации, действий в экстренных случаях. Им было очень интересно слушать наставника.


 




Подготовка к выборам   Президента Республики Татарстан и депутатов представительного органа муниципального образования «Сарабикуловское сельское поселение» ЛМР РТ

13 сентября 2015 года в Сарабикуловском сельском поселении пройдут выборы Президента Республики Татарстан и депутатов представительного органа муниципального образования «Сарабикуловское сельское поселение» ЛМР РТ. Участковая комиссия проводит подготовку избирательного участка: установлен информационный стенд, подготовлено оборудование для голосования. 





Сарабикол төп гомуми мәктәбендә шугалак (корт) ачылды

13 февраль көнне Сарабикол төп гомуми мәктәбендә шугалак (корт) ачылу тантанасы булды. Тантанага бик күп дәрәҗәле кунаклар килгән иде: Лениногорск муниципаль районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Санатуллин Вагиз Самиуллович, Лениногорск муниципаль районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча җитәкчесе Шакиров Ленар Рөстәмович, балаларны сәламәтләндерү үзәге директоры Хасанов Марс Магирович, ООО “Сатурн-Урал” җитәкчесе Хакимов Радмил Минзуфарович, авыл җирлеге башлыгы Адельшина Гүзәлия Рәис кызы һәм калган мәктәп директорлары. Шугалакны Вагиз Самиуллович белән Ленар Рөстәмович капкага алка кертап ачып җибәрделәр. Соңыннан Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенең “Чкаловеө” командасы белән Куакбаш төп гомуми мәктәбенең “Штурм” командасы арасында дуслык уены булып узды. Килгән кунаклар һәм авыл халкы уенчыларның осталыгына сокланып карап тордылар.








Яңа ел килә!!!


29 декабрь көнне Сарабикол мәктәбендә Яңа ел бәйрәме узды. Анда 1 класстан 5 класска хәтле балалар катнашты. Төрле кызыклы чыгышлар, уеннар, котлаулар булды. Балалар бәйрәмнән бик канәгатъ булдылар.










Хуш киләсең Яңа ел!!!


24 декабрь көнне Сарабикол мәдәният йортында балалар өчен ёлка бәйрәме узды. Бәйрәмне мәдәният йорты директоры Муртазина Р.Х. һәм Саримова Г.Н. алып бардылар. Балалар төрле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр, бик күңелле итеп бәйрәм иттеләр һәм бөйрәмннән бик кәнагатъ булып киттеләр.

   

 





Әни – әнием нинди ягымлы сүзләр!!!


Сөйкемле карашың кояшка тиң -
Бар тормышны нурга кумәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тынлыйсың да, анлыйсың да үзең
.


28 ноябрь көнне Сарабикол авылы мәдәният йортында әниләр көненә багышланган кичә узды. Кичәдә әбиләребезне, әниләребезне җирле авыл советы рәисе Гүзәл Рәис кызы, ветераннар советы рәисе Гөлсирин Гариф кызы, кичәне алып баручы клуб эшчесе Гөлнара Нармурат кызы һәм үзешчәннәребез котладылар. Берсеннән берсе моңлы җырлар яңгырады, бик матур биюләр булды. Авыл халкы кичәдән бик канәгатъ булып киттеләр.

 


 


 



Инвалидлар көне


5 декабрь көнне Сарабикол авыл клубы бинасында урнашкан авыл китапханәсендә 2014 елның инвалидлар декадасы кысаларында авылның физик мөмкинлекләре чикләнгән контингенты өчен зур бәйрәм – тамаша уздырылды. Тамашада 27 инвалид катнашты, мәктәп укучылары чыгыш ясады, ветераннар советы рәисе Гөлсирин Гариф кызы һәм җирле авыл советы рәисе Гүзәл Рәис кызы да котлады. Төрледән - төрле чаралар, концерт – тамашалар, шахмат ярышлары булды, җыр һәм биюләрдә катнаштылар. Бәйрәмгә үз аякларында йөри алган Һәркем килгән иде, хәтта йөри алмаучыларны да алып килгән иделәр.Мул ризыклы өстәлләр табыны артында утырган кунаклар үзләренә шундый олы игътибар, хөрмәт күрсәтелү өчен үзләренең исәнлекләре өчен кимсенеп түгел ә горурланып утырдылар.


 

 


Кече халык җыеннары

28 -29 апрель көннәрендә Сарабикол авылында кече авыл җыеннары булып узды.Җыеннарда авыл халкы бик теләп катнашты, чөнки бик күп сораулар каралды.
Экологик айлык уңаеннан авылны тәртипкә китерү,чишмәләрне чистарту,зияратларда өмәләр үткәрү, көтүләрне йөртү мәсьәләләре,суга түләүдәге кимчелекләр...hәм башка бик күп халыкны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде..
Күмәкләшеп, булган сорауларга бергәләшеп җаваплар эзләү -авыл җирлеге җитәкчеләрен халык белән тыгызрак бәйләргә ярдәм итә.

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 23 гыйнвары, 10:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International