Авыл жирлеге турында

Географик урыны
Федотовка авылы Татарстан Республикасының көнъяк-көнчыгышында урнашкан. Аның мәйданы 1,5 км2. Авыл төнъяктан-көнъякка таба 3 км озынлыкта. Аналык елгасы буенда урнашкан. Аналык елгасы Шушма елгасына коя. Елганың ярлары тигез түгел: уң яры текә һәм биек, ә сул ягы түбән һәм тигез. Елганың сул ягында авыл урнашкан. Административ үзәк- Лениногорск шәһәреннән авылга якынча 53 км.
Авыл территориясендә суыр заповеднигы бар. Авылның күршеләре: көнбатышта - Сарабикул авылы, көньякта – Иске Куак авылы, көнчыгышта –Түбән Чыршылы авылы.
Авыл бөтен яктан да урманнар белән әйләнеп алынган. Авыл 1728 елларда барлыкка килгән.

Муниципаль берәмлеге мәйданы – 53,93 кв.км.
Халык саны - 461 кеше
Федотовка авылында 367 кеше,
Кузьминовка авылында 94 кеше,
Тукмак авылында 0 кеше

Хезмәткә яраклы кешеләр 226
Пенсия яшендәге кешеләр 209

Мәктәп укучылары, студентлар - 60
Мәктәпкәчә яшендәге балалар 31

Милләт составы:
руслар 7,63%
татарлар 72%
чуваш 15,07%
мордва 4,36%
 
үзбәк 0,7%
әзербәйҗан 0,1%.


Кыскача тарихи белешмә
Беренче яшәүчеләр XVIII гасыр башында урнаштылар. Риваять буенча беренче яшәүчеләр татарлар булган, ә авылны Аналык дип атаганнар. XVIII гасыр уртасында авылда чишмә янында беренче Иван исемле керәшен урнашкан. Шуннан соң авылны Федотовка дип атый башлыйлар. Күрәсең аның исеме Федотов Иван булган.

Төп социаль-икътисади курсәткечләр
Авыл жирлегендә «Ленин» ҖЧҖ урнашкан. Авыл хуҗалыгыда ит-сөт җитештерә һәм бөртекле культуралар үстерүгә исәпләнгән.

Авыл җирлегендәге оешмалар
ҖЧҖ “Ленин”

Адрес: Федотовка авылы, Совет урамы, 6
тел. 3-28-27
Галимов Н.Г.

Федотовка төп мәктәбе
Адрес: Федотовка авылы, Совет урамы, 7
тел. 3-28-15
Габдуллин М.Ш.

Федотовка балалар бакчасы “Солнышко”
Адрес: Федотовка авылы, Совет урамы, 7
тел. 3-28-15
Кирилова Г.А.

Светлана” кибете
Адрес: Федотовка авылы, Совет урамы, 26
тел. 3-28-47
Семенова Л.Д.

Истәлекле урыннары

Авыл җирлегендә чиркәү – МПРО приход храма Архангела Михаила Казанской Епархии, билгесез солдатка һәйкәл, “Мәктәп чишмәсе”, “Иваш” чишмәләре бар.

Күренекле шәхесләре
1.Гәрәй Рәхим – шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты
2.Антипов Вадим Иванович - генерал - лейтенант
3.Людмила Аланлы - шагыйрь, жырчы, композитор
4.Никитин Вячеслав Филиппович - очучы

Татарстанның атказанган хезмәт ветераннары:
1.Степанова Татьяна Мироновна- терлекче
2.Семенов Василий Андреевич – нефтьче
3.Романова Наталья Егоровна–Ленин ордены кавалеры
4.Ильина Евдокия Николаевна – Ленин ордены кавалеры
5.Кириллов Петр Семенович- Татарстанның атказанган агрономы
6.Ильин Иван Архипович- «Дан ордены» «Хезмәт батырлыгы» медале кавалеры, механизатор
7.Ефимов Петр Васильевич - авиация заводы баш инженеры, Казан шәһәре
 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International