Авыл җирлеге турында

 

Географик урыны Ивановка авыл җирлеге Лениногорск шәһәреннән 12 км ераклыкта урнашкан. Бөгелмә муниципаль районы һәм Самара өлкәсе белән чикләшә. Климаты чамалы-континенталь. Еллык явым-төшем 460 мм. Экологик чиста урында урнашкан. Ивановка авыл җирлеге территориясеннән Дала Зәй елгасы ага башлый. Авыл территорисендә “Боровка” елгасы ага. Авыл җирлеге файдалы казылмаларга бай: ком, балчык, вак таш.

Авыл җирлегенең мәйданы – 920 га

Халык саны – 911 кеше
Ивановка авылы: мәйданы – 342 га, халык саны – 616 кеше,
Аккүл авылы – 107 га, халык саны – 137 кеше,
Медведка авылы: мәйданы - 285 га, халык саны – 10 кеше,
Михайлова авылы: мәйданы – 212 га, халык саны – 140 кеше,
Марьяновка авылы: мәйданы – 9 га, халык саны – 8 кеше.

Эшкә яраклы кешеләр – 510,
Пенсионерлар – 444,
Укучылар – 38,
Мәктәпкәчә яшендәге балалар – 35.

Милләт составы:
руслар – 30%,
чувашлар – 35%,
татарлар – 30%,
таҗиклар – 5%.

Кыскача тарихи белешмә
1836 елда Ивановка авылы барлыкка килә. Беренче күченүче Иван иде.
1968 елда “Октябрьский” күмәк хуҗалыгы оештырылган. 1991 елда күмәк хуҗалыгын “Октябрьский” ҖЧҖ үзгәрткәннәр. 2006 елда – “Агропродсервис” ҖЧҖ.

Төп социаль-икътисади күрсәткечләр
Авыл җирлеге территориесендә терлекчелек һәм үсемчелек тармакларны алып баручы “Агропродсервис” ҖЧҖ эшли. 34 шәхси ярдәмчел хуҗалыклар бар. Эре мөгезле терлек, дуңгызлар, сарыклар үстерәләр (тоталар).

Авыл җирлегендәге оешмалар
“Агропродсервис” ҖЧҖ (эшчеләр саны – 44 кеше)

Адрес: Ивановка авылы, Яшьләр урамы, 12а йорт
тел. 3-90-68

Ивановка һәм Аккүл авылларда Ганина О.П. шәхси эшмәкәрнең азык-төлек кибетләре, Ивановка авылында Ахметов Р.Х. шәхси эшмәкәрнең азык-төлек кибете

Ивановка урта гомуми белем бирү мәктәбе
Адрес: Ивановка авылы, Үзәк урамы, 2 нче йорт
тел. 3-90-87

12 нче Ивановка авылы балалар бакчасы
Адрес: Ивановка авылы, Юность урамы, 5 нче йорт

Истәлекле урыннар
Авыл җирлеге территориясендә республика заказнигы  “Степной” бар. Азат итүче гаскәригә 2 һәйкәле бар.

Күренекле шәхесләр
Тимаков Вячеслав Михайлович – “Михайловка авылының тарихы” китабы авторы.

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 14 марты, 11:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International