Авыл җирлеге турында

Писмән авыл җирлеге Лениногорск районының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Ул 1959 елның 17нче июлендә Степной Зай, Иске Писмән, Савочкин авыл советлары берләшү чарасында төзелә.
Территориясе- 15,899 кв.км.
Авыл хуҗалыгы – 8
Халык саны- 1660 кеше:
.
Подлесный посёлогында-681, аларның 82е- Подстанция-15;
Степной Зай посёлогында-112;
Югары Каран посёлогында- 23;
Воздвиженко посёлогында-21;
Иске Писмән авылында-760;
Савочкин авылында-84;
Дурасово авылында-59, аларның 11-19 км ж/д;
Восход авылында-12.

Эшче кешеләр-1017.
Пенсионерлар- 426

Укучылар-274;
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар-114.

Писмән авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге территориясендә ике авыл хуҗалыгы предприятисе: ООО “Дизель”, ООО “Восходящая Заря” бар.
Авыл хуҗалыгы җирләре 10493,18 га, шуларның:
Чәчүлек җирләре-6618, 96 га;
Көтүлекләр- 3828,8 га
Урманлы җирләр- 101,38 га.

Территория халкына 6 кибет, 2 почта бүлеге, саклык кассасы бүлеге, китапханә, 2 медицина пункты ярдәм күрсәтә.
Җирлекнең 6 авылы белән Лениногорск шәһәре арасында асфальт юл салынган; 3 авыл тулысынча газландырылган, берсе -80% газландырылган.

Кыскача тарихи белешмә 
Иске Писмән авылы 1738нче елда барлыкка килә. Шуңа карамастан, авыл исеменең ничек килеп чыгу тарихын берсе дә тыгәл генә белми. Бу турыда төрле фикерләр йөри.
Шуларның берсе - Эльвира Ларичеваның “У истока” китабында болай язылган:”Монда Россия патшалыгы тарафыннан куылган кешеләр яшәгән.Алар кыю, куркусыз, тирә-юньдә иң укымышлылырдан, белемлеләрдән саналганнар. Аларга тирә -яктан, хаттә ераклардан крестьяннар волостька хат яздырыр өчен килгәннәр. “Мы поехали за письмом”, Поехали в Письмянку за письмом” дип әйтә торган булганнар. Шуннан соң бу авылны Письмянка дип йөрткәннәр.
Икенчесе, Писмән халкының буыннан буынга күчеп килгән үз фикере: Бу- Дон казагы Иван Письмянский истәлегенә бирелгән исем. Ул Емельян Пугачевның сугышчысы булган, армия тармар ителгән чакта, Иван берничә казак белән Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшеренеп калаһәм Степной Зай авылын төзи. Соднан бу авылга сугышчы хөрмәтенә Письмянка исемен бирәләр.
Өченчесе:”Пэчмән” татар лексиконында чәчүлек һәм көтүлек җире өчен агачлары киселгән, чистартылган урман.

Авыл җирлегенедәге оешмалар

ООО “Дизель”
Адресы: Подлесный посёлогы,
Гагарин урамы, 1 “б” йорт.
Телефоны: 3 87 90
Я.М Гресько.

ООО “Атып килүче таң” (“Восходящая Заря”)
Адресы: Иске Писмән авылы
Телефоны: 3 00 00
А.В. Леонтьев

Подлесный төп гомуми белем бирү мәктәбе
Адресы: Подлесный посёлогы,
Гагарин урамы, 2“а” йорт.
Телефоны: 3 87 42
Ф.А Богадарова.

Иске Писмән төп гомуми белем бирү мәктәбе
Адресы: Иске Писмән авылы
Мәктәп урамы, 7 йорт.
Телефоны: 3 00 18
Л.В. Чатурова.

Подлесный балалар бакчасы
Адресы: Подлесный посёлогы,
Гагарин урамы, 1“а” йорт.
Телефоны: 3 87 33
Г.Р.Юнусова.

Иске Писмән балалар бакчасы
Адресы: Иске Писмән авылы
Үзәк урам, 28”а” йорт.
Телефоны: 3 00 19
Н.А. Шматова.

Иске Писмән мәдәният йорты
Адресы: Иске Писмән авылы
Үзәк урам, 50 йорт.
Телефоны: 3 00 69
Т.В.Ларионова.

Степной Зай авыл клубы
Адресы: Воздвиженка посёлогы,
Түбән урам, 10 йорт.
Телефоны: 3 87 41
С.В. Миронова.

Истәлекле урыннары һәм күренекле кешеләре:
Иске Писмән авылында мәктәп территориясендә 1988нче елда Гражданнар сугышында катнашучыларга һәйкәл куелды.
Иске Писмән клубы территориясендә 1970 нче елда Бөек Ватан сугышында1941-1945ел катнашучыларга һәйкәле бар.
Иске Писмән зияраты территориясендә 1989нче елда “Монда акгвардиячылар тарафыннан җәзалап үтерелгән кызылармеецлар җирләнгән” дигән обелискы бар.
Воздвиженка зияраты территориясендә1995нче елда “Бөек Ватан сугышында 1941-1945елларда үлгән сугышчыларга мәңгелек дан” дигән обелискы бар.
Савочкин зираты территориясендә 1995нче елда “Бөек Ватан сугышында 1941-1945елларда үлүчеләргә лаеклы булыгыз!” дигән обелискы бар.
Подлесный мәктәбе территориясендә “Бөек Ватан сугышында 1941-1945елларда үлгән сугышчыларга мәңгелек дан” дигән һәйкәле бар.
 

Соңгы яңарту: 2020 елның 22 декабре, 11:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International