Авыл җирлеге турында

Сарабиккол авылы тарихы битләреннән
Олы тарихы булган Сарабиккол авылы районыбызның иң хөрмәтле шәхесе – журналист – язучы Җәмит Рахимов язмаларында 1 нче тапкыр 2 нче ревизия вакытында, ягъни 1730 елда искә алына. Ул вакытта авылда барлыгы 28 хуҗалык исәпләнә – 54 ир-егет теркәлгән була.
Авылыбызга нигез салучылар – Биккол Толбаев, аның хатыны Сара булалар. Алар бик уңган булган кешеләр булалар, шуңа да авыл бик тиз арада үсеп китә. Беренче язмалар буенча, авыл Биккол исеме белән йөртелә, ә соңрак матур яңгыравыклы исем – Сарабиккол исемен йөртә башлый. Биккол үлеп киткәч, бер ара авылны “Әби авылы” дип тә йөртәләр, әмма Сарабиккол исеме күңелгә ятышлы булгангамы – бүген дә авыл шушы исем белән атала.
Авылыбызның урнашу урыны искиткеч матур һәм уңайлы. Лениногорск шәһәреннән 55 чакрымда, Әлмәт – нефтьчеләр каласыннан 40 чакрым, күрше Чирмешән районы Чирмешән авылыннан нәкъ 35 чакрымда урнашкан. Ә табигәте турында әйтәсе дә юк. Авылны нәкъ икегә аерып, бормаланып-бормаланып Шушма елгасы ага, елга аша авылны икегә аерып искиткеч дәү күпер җәелеп ята. Авыбызны һәряклап таулар, урманнар уратып алган – иң олы байлыгыбыз-чишмәләребез. Дистәгә якын чишмә үзләренең татлы суларын халкыбызга бүләк итә. Читтә яшәүче авылдашларыбыз да чишмәләребезнең сихәтле суларын сагынып, җирсеп кайта. Борынгы халкыбыз чишмәләребезгә искиткеч матур-күңелгә ятышлы исемнәр куйганнар: “Тегермән чишмәсе”, “Мәсгут чишмәсе”, “Мортаза чишмәсе”, “Бабай чишмәсе”, “Сара чишмәсе”, “Салкын чишмә”, “Каенлы чишмә”, “Кызылъяр чишмәсе” һәм башкалар. Алар арасында “Күкерт чишмәсе” бигрәк тә җанга-тәнгә сихәт бирә. Бөек Ватан сугышы аллерында халкыбыз трахома – күз авырулары, буын авырулларыннан шушы күкертле чишмә суыннан дәва тапканнар, сихәт күргәннәр. Туган авылыбыз үзенең булган-уңган егет-кызлары белән горурлана ала. Советлар Союзы герое – Гальми Афзалетдин улы Багаутдинов – иң олы горурлыгыбыз, Сарабиккол авылы 300 дән артык батыр, курку белмәс улларын илебезне азат итү өчен озаткан, ни кызганыч, бик күпләре туган якларыбызга әйләнеп кайта аламаган.
Әгәр авылыбызның бүгенге көненә күз салсак: аның мәйданы 524 км кв тәшкил итә, халкы 565 кеше, авыл җирлегенә бары Сарабиккол авылы карый.
Файдалы казылмалардан: нефть һәм битум чыганаклары булу сөенчеле хәл, шулай ук төзелеш материалларыннан: известь, гравий, төзелеш комы төзелеш эшләре алып баруга ярдәм итә.
Республикада рельефы буенча иң бөек ноктада урнашучы җирлекләрнең берсе дә безнең авыл. Еллык явым-төшемнәр 432 мм тәшкил итә.
Авыл җирлеге территориясендә: сарабиккол авыл җирлеге, җаваплыгы чикләнгән “Сатурн-Урал” җәмгыяте урнашкан, аның исәбендә барлыгы 2580 мең га җирләр теркәлә, шулар исәбеннән чәчүлек җирләре 1910 мең га, көтүлек җирләре 521 мең га, урман җирләре 46,4 мең га тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы үсемчелек-терлекчелек юнәлешендә эш алып бара һәм матур күрсәткечләргә ия булып, районыбыз хуҗалыклары арасында 1-3 нче мактаулы урыннарда санала. Бу гүзәл күрсәткечләргә ия булуда җитәкчеләребез Мугинов Илдар Закир улы һәм алыштыргысыз инвесторыбыз – авылыбыз егете Фәйрузов Равил Сәгыйть улының хезмәтләре чиксез. Авылыбызда шушындый көчле авыл хуҗалыгы җәмгыяте булу – киләчәккә өметләрнең олы булуына, халыкның эш белән тәэмин ителгән булуына ишарә ясый.
Авылыбызда төп гомуми белем бирү мәктәбе 50 укучыга белем һәм тәрбия бирә. Аны мәктәп - мәктәпкәчә тәрбия бирү үзәге дип тә атап була – мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесендә – 23 бала тәрбияләнә. Авылыбызның нәкъ уртасында мәдәният йорты урнашкан, бу гүзәл бина күпләрне үзенә әллә кайдан дәшеп – чакырып тора, шул ук бинада халыкка китапханә хезмәт күрсәтә. Авыл халкын 4 сату ноктасы кирәк – ярак белән тәэмин итә: “Шифа” сәүдә – ноктасы, 3 се шәхси кибетләр.
авылда гомер кичерүче һәрбер хуҗалыкның йортлары табигый газ белән җылытыла, авыл урамнарына 2012 елның июнь айларында табигый щебенҗ салынды – юллар уңайланды.
Сарабиккол авылы халкы яши, яшьни һәм киләчәккә матур хыялларны тормышка ашырырга ниятли.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International