Авыл тарихы

Совет хөкүмәтенең 1920 елның 27 май декреты нигезендә төзелгән Татарстан АССР территориясенә элеккеге Казан, Уфа, Самара, Вятка һәм Сембер губерналарында татарлар купләп яши торган өяз һәм волостьлар кертелә. Шул исәптән, аңа кадәр Самара губернасына караган Бөгелмә өязе, 38 волость белән бергә, Татарстан составында булып чыга. Бүгенге көндә Лениногорск районы җирендәге Богоявленка (үзәге Михайловка), Варваринка (үзәге Кичү), Каратай, Кузай, Мордва-Ивановка (үзәге Суркинда), Тубән Чыршылы, Яңа Печмән, Спиридоновка, Мордва-Кармалка волостьлары Татарстан волостьларына әвереләләр.
1927 елда җөмһүрияттә районлаштыру, ягъни кантоннарны һәм волостьларны яңа административ берәмлек белән алмаштыру башлана. Әмма бу эш дәррәү кубып тоташтан үткәрелми. Әүвәл, Бөтенсоюз узәк Башкарма Комитетының 1927 ел, 4 февраль карары белән, элеккеге Зөя һәм Лаеш каптоннары жирләрендә Лаеш, Балык Бистәсе, Зөя, Норлат, Кайбыч һәм Тәмте районнары төзелә, Алабуга кантоныннан Әгерҗе, Арча кантоныннан узәге Казанда булган Воскресенск районы (соңрак Казан районы) аерылып чыга.
Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының 1930 елда кабул ителгән карары нигезендә Татарстан 45 районга буленә. Бу урында шунысын да әйтик, ул елларда әле теге яки бу карар кабул ителгәндә милли мәсәлә төп шартларның берсе булып тора. Менә шуңа да районнарның чикләре әлеге төбәктә яшүче халыкларның милләтен һәм инде әлбәттә, аның хуҗалык һөнәрмәнлеген искә алып төзелә. Яңа районнарның берсе (оешып житкәндә ул Шөгер районы дип атала) үз эченә Шушма үзәне төбәгендәге татар авылларын алырга тиеш була.
БҮБКның әнә шул карары нигезендә 1930 елның 10 августында Бөгелмә кантоны территориясендә Әлмәт, Бөгелмә, Беренче Май (Чирмешән) һәм Шөгер районнары оештырыла, соңрак исә Азнакай (1931 ел, 30 октябрь) һәм Яңа Печмән (1935 ел, 10 февраль) районнары да барлыкка килә.
Бүгенге көндә Лениногорск районының нигезен тәшкил иткән Шөгер районы составына Иске Варваринка, Урмышлы, Кирлегәч, Сарабиккол, Мордва-Кармалка, Түбән Чыршылы, Федотовка, Куакбаш, Кузай, Спиридо¬новка, Шөгер, Иске Куак, Яңа Иштирәк, Керкәле, Иске Иштирәк, Сугышлы, Чүте, Яңа Сережкино, Туктар-Урдала, Мөэмин-Каратай, Мордва-Ивановка авыл Советлары кере. Болардан тыш Тимәш, Сходнево, Лагерька һәм Урманасты Үтәмеш авыл Советлары да 1935 елга кадәр шушы районга карыйлар.
Яңа районны оештыру һәм аның эшен башлап җибәрү өчен Шөгер волосте башкарма комитеты рәисе Хаҗи Зарипов житәкчелегендә оештыру комитеты төзелә.
Район үзәген сайлап алу чын мәгънәсендә гауга кубара, чөнки һәр авыл Советы мондый дәрәҗәгә ирешү турында хыяллана. Ниһаять, озакка сузылган бәхәсләрдән сон, район узәге итеп Иске Шөгер авылы билгеләнә.
Беренчедән, Шөгер чагыштырмача яңа районның уртасында, тимер юл станциясенә (Келәүле) иң якыны. Биредә битум заводы эшләп тора, димәк, азмы-купме биналар табарга мөмкин, аннан да битәре заводта электр энергиясе бар. Әлбәттә инде, авылдагы волость Советының, ярыйсы гына бинасы булуы да исәпкә алына. Янә дә килеп оештыру комитеты рәисе Хаҗи Зариповның патриотлыгы да роль уйнамый калмагандыр.
Шулай итеп, 1930 елда Шөгер районы барлыкка килә һәм аның үзәге раслана. Тик әлеге район Советы да, аның башкарма комитеты да, райком да юк. 1931 елның 7 февралендә Шөгер битум заводының клубында (көндезләрен ул ашханә) район Советыньң беренче оештыру съезды булып уза. Шөгер район Советы башкарма комитетыньң беренче рәйсе итеп читтән китерелгән Моратов, секретаре итеп Керкәледен Шакир Зәки улы Ситдыйков сайлана. Шул ук елның 15-25 маенда партия ячейкаларында, 5-25 июньдә комсомол ячейкаларында отчет-сайлау җыелышлары, район конференцияләре булып уза. ВКП (б) район комитеты секретаре итеп Шаһиәхмәтов сайлана.
Буш урында барлыкка килгән районга Шөгер битум заводы биналар белән һәм башка матди ярдәм курсәтсә, Шөгер авылы җәмәгатьчелеге, активистлар аны оештыруны башлап йориләр. Шуннан инде болай да мәгълүм Шөгер авылы республика теленә керә.
Мәгәр авыл крестьяннарының үз хәлләре хәл. Алар бу елларда гомер күрмәгән-ишетмәгән колхоз дигән нәрсә белән чиләнәләр. Башлап (1929 ел) Шөгердә "Совет" дигән колхоз оеша, аңа 16 хужалык керә. Могыйн Миңнәхмәтов, Исмәгыйль Зиннуров, Кыям Салахов, Камал Зәйнагов, Йсхак Якупов, Гарифулла Хәмидуллин, Хөсәен Зарипов һәм башкалар аның беренче әгъзалары. Колхозның беренче рәйсе итеп Барый Сафин сайлана.
Яңа районның яңа башлыкларына эш житәрлек була ул елларда. Ни дисәң, районда инде 53 колхоз, бер совхоз, 25 авыл Советы, 34 партия ячейкасы, 300 егет һәм кызны берләштергән комсомол ячейкалары бар.
Район үзәге өчен махсус бистә салу баштарак берәүнең дә уенда булмый. Әмма кайбер акыллы ниятләрне еш кына тормыш үзе тәкъдим итә.
Бистә өчен урынны Иске Шөгер белән Керкәле арасындагы сөзәк үрдән сайладылар. Дөрес, бу урын инде бөтенләй ук буш түгел иде. Әле 1924 елда Спиридон волость Советы башкарма комитеты рәйсе булып Шәрип Бәдретдин улы Җәмилев эшләгән вакытта, ул волость үзәген Иске Шөгергә күчерүгә ирешкән иде. Башкарма комитет өчен тирә-юнь авылларның хәллерәк крәстиәннәреннән талап алынган биналардан укмаштырып сигез почмаклы бер йорт та әмәлләтеп куйган иде.
1931 елның жәендә әнә шул элек волость башкарма комитеты урнашкан бина янында, киң, иркен кырда зур төзелеш эшләре башланып китә. Ярый әле, Шөгер тирәсендә урманнар житәрлек, кыргый ташка да мохтаҗлык юк, кирпеч дигәнен дә районның үзендә - анысын "Үрнәк - Күмәк" колхозы сугып кына тора.
Тиздән күмәк эшнең нәтиҗәләре дә күренә башлый. Хәзерге халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты урынында беренче торак йортлар барлыкка килә. Аннан инде аның янәшәсендә Шушмага таба башкалары калкып чыга. Бистәдәге әлеге беренче торак йортлар барысы да диярлек "кулаклар"дан талап алынган каралтылардан укмаштырылган коммуналка тибындагы тораклар иде. Әйтерге кирәк, 30 нчы елларда Шөгердә шәхси йортлар юк дәрәҗәсендә иде әле.
Махсус белемле кадрлар һәм биналар житешмәүгә карамастан, яңа районның барлык учрежденияләре һәм службалары, беренче көннәреннән үк эшли башлыйлар. Ә менә район гәзите һәм типографиясе эшен оештыру шактый мәшәкатьле булып чыга. Алай да бу эшнең да фидакарьләре табыла. Укытучы Салих Фатих улы Фәсиев әнә шуларның берсе. Ул типография һәм редакция эшен оештыруга күп көч куя. Беренче район гәзите "Тоташ колхоз”ның беренче мөхәррире итеп Ш.Шаһиев билгеләнә. Ниһаять, 1931 елның 1 маенда яңа гәзитнең беренче саны дөньяга чыга. Шуннан бирле ул узенең исемен "Җиңү байрагы”'на (1950 ел), "Ильич васыятьләре"нә (1959 ел) алмаштырды. Әмма изге бер эштән - районның, тарихын язудан тукталмады.
Район үзәге кешеләрне бер үзенең учрежденияләре белән генә тартмый, аның җәлеп итү көченең чыганаклары күп төрле. Әйтик, Шөгердә шул ук мәшәкатьле 30 нчы елларда ук атнага бер тапкыр (якшәмбе көнендә) базар эшләп килде. Атаклы Шөгер базары 50 нче елларга кадәр оешкан төстә эшләде, халык өчен күп кенә игелекле гамәлләр башкарды.
Шөгер инде башта ук уңайлы позиция алып тора - анда битум заводы бар. Ул биредә 1881 елдан бирле эшләп килә. Өстәвенә, ул һаман киңәя, үсә. Җитмәсә, ул заманнарда Җандур тавындагы шахталар да эшләгәнлектән, эшче кулларга мохтаҗлык зур. Әйтик, 30 нчы елларда заводта 900 дән артык кеше эшли.
1937 елда Шөгер бистәсендэ райондагы икенче МТС - үзәк МТСы эшли башлый. Хәзерге "Сельхозтехника" берләшмәсе урынындагы бу МТСта башта 4 данә У-2 тракторы, 6 СТЗ, 8 ПАТИ, 4 данә С-65 тракторы, 14 тагылма комбайн һәм полуторка автомобиле була. 1940 елда инде мондагы трактор бригадаларының саны унбергә (шулар эчендә комбайннар 31) җитә һәм алар районның 20 колхозына хезмәт күрсәтә.
Әмма аларга үзләренең игелекле хезмәтләре белән авыл халкын озак шатландыру насыйп булмый. Сугыш чыккач, барлык ир-егетлэр диярлек яу кырына китеп бетә, тракторларга һәм комбайннарга хатын-кызлар утыра. Сугыш елларында һәм аннан соңгы авыр елларда трактор бригадаларына күп кенә яшүсмерләр килә. Гамир Галимов, Әсгать Юнысов, Зөфәр Мөхаммәтҗанов, Фәрит Шәрифуллин, Җәүдәт Таҗиев, Зөфәр Сәхауов, Гата Хәбиров, Зөфәр Хәбиров, Илкам Әхмәтов, Галимҗан Камалиев, Әбүбәкер Кәбиров кебек гомерләрен механизатор эшенә багышлаган дистәләрчә ирләр трактор һәм комбайннарга әнә шул хәвефле елларда борын аслары да кипмәс килеш утырганнар иде.
1961 елда МТСлар базасында "Сельхозтехника" берләшмәсенең район бүлекләре оештырылды. Берләшмәнең район бүлегендә элеккечә үк тракторлар һәм комбайннар ремонтлана, колхозлар запас частьләр белән тәэмин ителә. Моннан тыш "Сельхозтехника" терлекчелек фермаларын механикалаштыру буенча да зур эшләр башкара.
Шәһәр бистәсендә 1937 елдан 1950 елларга кадәр, ягьни бу якларда буровойлар күбәйгәнче, аэродром эшләвен дә әйтергә кирәктер.
Әле 30 нчы еллар башында ук биредә балалар бакчасы (ул бүген дә эшли) ачыла, ике гектарда ял итү бакчасына нигез салына. Әлеге бакча күп еллардан бирле Шөгернең яме булып тора.
1934 елда бистәдә район хастаханәсенең (хәзер участок хастаханәсе) таш бинасы файдалануга тапшырыла. Бу урында инде эшне оештыручылардан һәм башлап эшләүчеләрдән Мәрьям апа Терегулованы ихтирам белән телгә алып киту кирәк.
Әле район үзәге Лениногорскийга күчерелгәч тә, Шөгер хастаханәсе үз бурычын үтәүне аз гына да йомшатмады, монда табиблардан А.Сираева, Х.Сибгатуллин, шәфкать туташларыннан Мурзина, Хәйретдинова һәм башкалар халыкның рәхмәтен яуладылар. 1984 елда хастаханә өчен шәһәр тибындагы яңа бина салынды. Аны салу һәм ачу эшен баш врач Бастам Газимҗан улы Мөхаммәтҗанов башлап йөрде. Ул Нефтьчеләр шифаханәсенә баш врач булып күчкәч исә, бистәдәге халык сәламәтлеге эшен Фаяз Ибраһим улы Ибраһимов һәм башкалар үз кулларына алдылар.
Шул ук 30 нчы елларда бистәдә район Мәдәният йорты салынган иде. Шөгернең шул ук елларда эшләрен киң җәелдереп җибәргән һәвәскәр артистлар татар милли сәнгатен үстерүгә зур өлеш керттеләр. Ул елларда Шөгер Мәдәният йорты драма түгәрәге артистларының осталыклары шулкадәр кутәрелә ки, 1936-1937 елларда аның базасында профессиональ колхоз-совхоз театры оештырыла.
1937 ел һәвәскәр артистларга шатлык алып килә. Аларны Т.Гыйззэтнең "Ташкыннар"ы белән Казанга чакыралар. Коллектив Татар дәүләт академия театры бинасында, Татарстанның X еллыгы исемендәге мәдәният сараенда һәм башка урыннарда әнә шул спектакльне берничә мәртәбә уйный, артистлар исә дипломнар белән бүләкләнә.
Сугыш башлану белән ир-ат артистлар барысы да фронтка китеп бетә. Талантлы коллективның, ике вәкиле - Ризатдин Таһиров һәм Барый Галиев ил өчен көрәштә шаһит китәләр. Самат Садриев исә Советлар Союзы Каһарманы дигән олуг исемне алуга ирешә.
Шөгердә мәдәният эше хәтта сугыш елларында, аннан соңгы үтә авыр елларда да гөрләп тора. Еллар үтү белән аларга яшь алмаш килә тора.
Асфальт-битум трестының 1932 ел 25 июнь боерыгы белән Шөгер битум заводы каршында урыс милләтеннән һәм урыс телле халыкларныц балаларын укыту өчен башлангыч мәктәп ачыла. Шуңа да ул 40 нчы елларга кадәр Завод мәктәбе дип атала.
1939-1940 уку елыннан ул, урта мәктәп буларак, Шөгер бистәсендәге Ленин урамына, 4 нче йортка күчә. Бу вакытта анда инде 223 укучы санала. Шуннан инде ул В.П.Чкалов исемендәге урта мәктәп дип атала башлый. Әмма урта мәктәп беренче чыгарылышын ясый алмый кала - сугыш башланып китә. Яуга ир-ат укытучылар гына тугел, 9-10 сыйныф укучылары да китеп бара. Аларның күбесе туган якларына әйләнеп кайтмый инде. Яу кырында ятып калганнар арасында мәктәпнең беренче директоры Константин Петрович Богданов та була.
Мәктәптә эшләп калганнарның уенда да сугыш кына. Педагогия коллективы җиңү хакына кулыннан килгәннең барын эшли.
Чкалов исемендәге мәктәпнең 60 елдан артык яшәу дәверендэ аны йөзләрчә кызлар һәм егетләр тәмамлап чыкты.Алар арасында шактый танылганнары һәм күренекле дәрәҗәгә ирешкәннәре дә байтак. Фәнни хезмәткәрләр А.Гайсин, А.Хәсәнов, М.Кәримов, В.Иванова, Ф.Харисов, Г.Нотфуллина, А.Хәйруллина, Р.Вахитов, ерак сәяхәтләрдәге кораб капитаннары Т.Исламов, Р.Фәйрушин, Мазыватов, И.Артемьев, табиблар А.Гайнетдинова, А.Сираева, Т.Вахитова, педагоглар Р.Девятаева, Л.Шәрипова, инженерлар Г.Сабитов, Цыганков, А.Шәмсуаров, хәрби начальниклар Хәсәнов, Вафин, И.Ситдыйков, хакимият аппараты хезмәткәрләре М.Шәрипова, Л.Нотфуллина, М.Сафин, журналистлар З.Терегулов, И.Латыйпов һәм башкалар әнә шундыйлардан.
1979 елдан бирле мәктәп шәһәр тибындагы ике катлы бинада эшли.
Сугыш алдыннан Шөгер күркәм һәм төзек бер бистә булып оешып җиткән иде инде. Алай да ул ике-өч урамлы бәләкәй торак пункттан артмады. Хәтта 1937 елга кадәр анын үзенең Советы да юк иде. Әмма ул инде зур бер район үзәге, исеме телләргә кергән бистә.
Сугыш елларында монда атаклы Шөгер нефтеразведкасының конторасы төпләнде, соңрак исә нефть эшенә бәйле һөнәрләр артты. Сугыштан соңгы халык хуҗалыгын торгызу елларында биредә халык һәм торак йортлар саны артты. Шулай да мин Шөгер бистәсенең үсеп китүен төбәктәге нефть табылу бәлән генә аңлатмас идем. Хикмәт шунда ки, сугыштан соңгы гаять авыр елларда кешеләр авыллардан кача башладылар. Аларның күбесе, ерак китмәстән, Шөгергә килеп төпләнде. Бистәдә шәхси йортлар күзгә күренеп артты, өр-яңа урамнар ишәйде. 1950 елда инде биредә халык саны ике мең чигенә җитте. 1950 елның 25 гыйнварында районда чыга торган "Җиңү байрагы" гәзитендә РСФСР Югары Советы Президиумының Шөгергә шәһәр тибындагы эшчелер бистәсе статусы бирелү хакында Указы басылды. 1956 елда монда инде 2100 кеше яши иде.
1959 елның ноябрь башында, район үзәге Лениногорск каласына күчеп киткәч, кайберәүләргә Шөгер таралыр сыман тоелган иде. Мәгәр бистәгә берни дә булмады, киресенчә, ул һаман да үсте, төзекләнде. Ул бүген дә икътисад өлкәсендә булмасын, мәдәният һәм мәгърифәт өлкәсендә булмасын - районда саллы урынны алып тора.

(Җ.Рәхимов “Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе”)

Соңгы яңарту: 2020 елның 22 декабре, 11:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International