Авыл җирлеге турында

Географик урыны

Зәй-Каратай авылы Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында, Лениногорск районының төньяк- көнбатыш өлешендә Каратай елгасы буенда урнашкан. Ул районның иң зур татар авылларының берсе. Авыл тирәсендә чишмәләр, инешләр куп, файдалы казылмалардан: нефть һәм газ катламнары, төзү материаллары - ком, кызыл балчык, известь таш.
Авыл район үзәгеннән 15 км ераклыкта, ә Әлмәт шәһәреннән 25 км ераклыкта урнашкан. Авыл җирлеге Әлмәт, Бөгелмә районнары һәм Яңа Чыршылы, Куакбаш авыл җирлекләре белән чикләшә һәм ике авылдан тора: Зәй Каратай һәм Үзбәк.



Муниципаль берәмлекнең мәйданы 318 га

Зәй -Каратай авылы 275 га.
Үзбәк авылы 43га

Халык саны 954 кеше

Кыскача тарихи белешмә
Зәй -Каратай авылына 18 гасыр башларында Каратай елгасы буенда утырган Шәймөхәммәт һәм Туймөхәммәт Корычлар янына, тирә якта утырган Ямил,Морат,Әлмәмәт дигән кешеләрнең хуҗалыклары килеп утыргач нигез салынган дип фараз ителә. Авылның исеме рәсми документларда 1746 елда телгә алына.
Зәй-Каратай авылы 1883-1920 елларда Самара губерниясе Бөгелмә өязенең волость үзәге булып тора. Бу волостька Карабаш, Алешкино, Сходнево-Чертанлы, Горкино, Александровка, Мартыново һәм Вәли хуторы авыллары керә. 1920 елда волость үзәге Габдрахман авылына күчә.
Совет хөкүмәтенең 1920ел 27 май декреты нигезендә Бөгелмә өязе яңа төзелгән Татарстан АССР территориясенә кертелә һәм Бөгелмә кантоны дип атала башлый. Республикада районлаштыру эшләре башлангач, 1930 елда Зәй-Каратай авылы Әлмәт районына карый, 1935 елда Яңа Писмән районына кертелә. 1955 елның август аенда яңа төзелгән Лениногорск районы составына кертелә.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International