Яңалыклар

Экология 2 айлыгы

   29,30 апрель көннәрендә Иске Шөгер авыл җирлегендә оештырылган өмәләр үтте.
   Һәрбер оешма мәктәп, клуб, медпункт, авыл Советы хезмәткәрләре әлеге өмәдә бик актив катнашты. Клуб хезмәткәрләре һәйкәл каршын тәртипкә китерсә, Иске Шөгер мәктәбенең укытучылар коллективы армый-талмый мәктәп территориясен "ялт" иттереп куйдылар.
Яңа Шөгер авылының Чкалов урамы да бердәм булып өмәгә чыкты. Урам, ихата мәчет алларын чүп-чардан чистарттылар. Юл кырыенда урнашкан чишмәне чистартып, буяп, кырыйларына чәчәкләр дә утыртып куйдылыр. "Авылыбыз үзенең 100 еллыгын матураеп, чистарынып каршылырга тиеш"- диләр әлеге эштә актив катнашкан Галяутдинова Зөһрә, Ахметова Света, Салахова Гөлфия апалар бертавыштан. "Аллахы теләсә алдыгы оештырылган өмәләрдә дә катнашырбыз әле, дип өйләренә таралыштылар.

Гөлнар Ганиева.


 

 

 


Габдулла Тукайга 130 яшь

         2016 елның 26 апрелендә Иске Шөгер балалар бакчасында Габдулла Тукайга 130 яшь тулу уңаеннан бәйрәм үткәрелде. Балалар Габдулла Тукай язган шигырьләрне сөйләделәр, җыр җырладылар, биеделәр, “Бала белән күбәләк” әкиятен куйдылар.

   


Экология 2 айлыгы

2016 елнын 1 апреленнән җомхуриятебездә экология 2 айлыгы игълан ителде.

1 апрельдан Иске Шөгер авыл җирлеге комитеты экологик өмәләр оештырды.

Тирэ-якны чүп-чардан арындыруда Иске Шөгер җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре актив катнашты. 1 апрельдан алып 26 апрельга кадәр юл буйларыннан, тирэ-яктан 10 тонна чүп-чар җыелып чүплеккә чыгарылды. Авыл җирлегендә 15 төп миләш утыртылды.

1, 2 майда Иске һәм Яңа Шөгер зиратларында омәләр оештырылды.

Районыбыз авыллары арасында чисталык буенча Иске Шөгер һәм Яңа Шөгер авыллары аерылып тора. Авылыбызның чисталыгы – авыл җирлеге башлыгының тырыш хезмәт нәтижәсе.

          


2016 елгы Референдум

2016 елның 10 апрелендә Иске Шөгер мәдәният йортында үзара салым кертү һәм җыелган акчаларны юнәлдерү турында җирле референдум үткәрелдә.

           


Партия эчендәге алдан тавыш бирү

2015 елның 12 маенда Иске Шөгер мәдәният йортында кандидатлар белән партия эчендәге алдан тавыш бирү очрашуы үтте. Һәрбер кандидат үзен таныштырып үтте.

 

 

 


Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлек

Бөек Җиңү бәйрәменә 70 ел тулу уңаеннан Иске Шөгер һәм Яңа Шөгер авылларында памятниклар тәзекләндерелде, ремонт ясалды.

 

 

 


Сабантуй 2014 ел

8 июнь көнне Иске Шөгер авыл җирлеге мәйданында милли татар бәйрәме “Сабантуй” уздырылды. Авыл халкын һәм килгән кунакларны Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Хисматуллин, Иске Шөгер авыл җирлеге җитәкчесе Л.Шиһапова бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм танылган артистлар Рифат Зарипов һәм Шамкай концерты, милли уеннар, көрәш белән дәвам итте. Уеннарда җиңүчеләргә, катнашучыларга бүләкләр бирелде.

 

 

Якташ шагыйребез Т.Я.Шамсуаровка 60 яшь тулуга багышланган шигырь бәйрәме

16 май көнне Иске Шөгер мәдәният йортында якташ шагыйребез, мөгаллим Таһир Ярулла улы Шәмсуаровның 60 яшьлек юбилеена багышланган очрашу кичәсе узды.
Бу шигырь бәйрәмендә Лениногорск шәһәре һәм район мәктәпләреннән укучылар һәм укытучылар катнашты. Һәр мәктәптән бер укучы Т.Шәмсуаровның шигырьләрен сөйләп бәйгедә катнашты. Т.Шәмсуаровның “Яратудан тора җир шары” дигән яңа китабына презентация үткәрелде.

 

 

 


 

 

 

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 69 ел

2014 елның 8 май көнендә Иске Шөгер авыл җирлегендә Бөек Җиңүгә багышланган митинг үтте. Һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.
Авыл җирлеге башлыгы Л.М.Шигапова, бәйрәмгә килгән кунагыбыз – Лениногорск шәһәренең муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Ибраев ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен Бөек Җиңү көне белән котладылар, исәнлек-саулык, именлек теләделәр.

 

 


 

 

 

Тол калган ветеран хатынына ярдәмчелек күрсәтү

Бөек Җинү бәйрәменә 69 ел тулу уңаеннан волонтерлар тол калган ветеран хатынына ярдәм иттеләр: бакчасын казыдылар, яшелчәләр утырттылар, капкасын һәм коймасын буядылар.

 
 

 

 


 

 

 

Тыл ветераннары белән очрашу

6 май көнне Иске Шөгер мәдәният йортында, Бөек Җинүгә 69 ел тулу уңаеннан, тыл ветераннарының “Сугыш чоры балалары” исемендәге очрашуы үткәрелде. Тыл ветераннарына концерт оештырылды һәм табын әзерләнде.

 

 


 

 

Бөек Җиңү көненә әзерлек

 


 

 

Агач утырту

Иске Шөгер авыл җирлеге территориясендә 80 чыршы агачы утыртылды. Агач утыртуда 15 кеше катнашты.

 

 

 


 

 

 

 

 

 

 

Зиратларда өмә

2 айлык экологик җыештыру дәвам итә: Иске һәм Яңа Шөгер авыл халкы узенең активлыгын зиратларны җыештыруда курсәтте. Иске агачлар киселде, зират территорияләре чүп-чардан, кипкән үләннән чистартылды.

 

 

 


 

 

 

 

Экология 2 айлыгы

2014 елнын 1 апреленнэн жомхуриятебездэ экология 2 айлыгы игълан ителде.
1 апрельдан Иске Шогер авыл жирлеге комитеты экологик омэлэр оештырды.
Тирэ-якны чуп-чардан арындыруда Иске Шогер мэдэният хэм авыл жирлеге хезмэткэрлэре актив катнашты. 14 апрельдан алып 26 апрельга кадэр юл буйларыннан, тирэ-яктан 8 тонна чуп-чар жыелып чуплеккэ чыгарылды.
Иске хэм Яна Шогер авыллары арасындагы юл буйларыннан иске агачлар киселде. Авыл жирлегендэ агачлар утырту омэсе дэ оештырылды. 15 кеше катнашында 80 топ агач утыртылды.
26, 27 апрельда Иске хэм Яна Шогер зиратларында омэлэр оештырылды. Анда да авыл халкы узенен активлыгын курсэтте. Иске Шогердэ 50, э Яна Шогердэ – 30 кеше омэдэ катнашты.
Районыбыз авыллары арасында чисталык буенча Иске Шогер хэм Яна Шогер авыллары аерылып тора. Авылыбызнын чисталыгы – авыл жирлеге башлыгынын тырыш хезмэт нэтижэсе.

 

 

 


 

Якташлар очрашуы!

2014 елнын 22 мартында Иске Шөгер мәдәният йортында якташлар очрашуына багышланган кичә уздырылды. Татарстанның төрле почмакларыннан якташлар җыелды. Иске Шөгер авыл жирлеге муниципаль берәмлеге башлыгы Лилия Шигапова бу кичәне авылдашларны котлап, рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. Аның сүзләренә “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисматуллин та кушылды. Һәрбер чакырылган кунакка узенең теләген, әйтәсе сүзен сәхнәгә чыгып сөйләү мөмкинлеге бирелде. Артистлар матур концерт программасын оештырдылар, Иске Шөгердә туып үскән эстрада җырчысы Бадретдинова Ильсия узенең җырларын килгән кунакларга, кайткан авылдашларга бүләк итте. Безнең арада булмаучы авылдашларыбызны да искә алдык. Мондый очрашулар әле бер генә булмас дип ышанып калабыз.

 

 

 


 

Ветеринария белгечләренең семинары

2014 елның 14 мартында Иске Шөгер мәдәният йортында Республика күләмендә ветеринария белгечләренең семинары үткәрелде.

 

 


 

Мәктәп чыгарылыш классларынын Югары уку йорты вәкилләре белән очрашуы

2014 елның 28 февраль көнне Иске Шөгер мәдәният йортында Лениногорск районы урта мәктәп чыгарылыш класслары арасында Югары уку йорты вәкилләре белән очрашу уздырылды. Мәктәп укучылары концерт оештырды, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Хусаинов Р.Г. һәм мәгариф бүлеге начальнигы Хамидуллин Р.Х. тарафыннан район олимпиадасында җиңүчеләргә диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды. Югары уку йорты вәкилләре чыгарылыш сыйныф укучыларын югары уку йорты факультетлары белән җентекләп таныштырды.


 

 

  

 

 

 

 


 

Соңгы яңарту: 2024 елның 6 марты, 09:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International