Яңалыклар

Җирле үзидарә көне

21 апрель көнне Урдалы авылы китапханәсендә җирле үзидарә бәйрәме көне уңаеннан очрашу үткәрелде. Очрашуда элекке елларда эшләп чыккан хезмәткәрләр, ветераннар катнашты. Алар үзләренең эшләү дәверендә килеп чыккан кыенлыклар күңелле мизгелләрен искә төшерделәр.

 


Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан, авылларда һәйкәлләр яңартыла, аллеялар торгызыла

Авылдашларыбыз белән киңәшләшкәннән соң, без дә бу изге, җаваплы эшкә ниятләдек. Урдалы авылында гамәлдән чыккан һәйкәлне яңарту, тыл хезмәтчәннәребезнең фидакарьлеген чагылдырган обелискны торгызу буенча эш башларга уйладык.
Авылыбыз халкы бу эшкә үзләренең өлешләрен кертә башлады. Читтә яшәүче авылдашларыбызга, шул исәптән туган авылыбызда һәйкәл торгызуны эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәбез.

Реквизитлар:
Лениногорский филиал ОАО «Ак Барс» Банк
РТ, г.Лениногорск, пр. 50 лет Победы,8
р/с 40817810317029310893
Авылның ветераннар советы


Уйнагыз гармуннар

22 март көне Урдалы авылы мәдәният йортында «Уйнагыз гармуннар» кичәсе уздырылды. Бәйрәмдә авылыбызның гармунчылары, җырчылары, чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз, кунакларлар күп катнашты. Алар узләренең моңлы җырлары, гармунда оста итеп уйнаулары белән авыл халкын куандырдылар. Бәйрәмдә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

Яшь сайлаучылар көне

2014 елның 27 февраль көнне Урдалы авылы китапханәсендә яшь сайлаучылар көне үткәрелде. Яшь сайлаучыларга сайлау комиссиясе рәисе алда булачак сайлаулар , сайлау тәртибе белән таныштырды.

 


 

 

Яшьләр арасында волейбол ярышы

2014 елның 23 февраль көнне авыл җирлегендә яшьләр арасында волейбол ярышы уздырылды.
1 урында- студентлар; 2 урында- авыл яшьләре; 3 урында- ветераннар; 4 урында- укучылар. Беренче урынны алучыларга, авыл жирлеге башлыгыннан призлар тапшырылды.

 


 

 

«Кайталмадым әнкәй гафу ит»

2014 елның 14 февраль көнне Урдалы авылы мәдәният йортында, Совет гаскарләренең Афган жиреннән чыгарылуына багышланган, шушы сугышта һәлак булган Гараев Рафик Мансур улын искә алып «Кайталмадым әнкәй гафу ит» дигән кичә үткәрелде. Кичәдә Рафик Мансур улының әнисе Гараева Нәгимә Яхья кызы, авыл җирлеге башлыгы, Рафикны укыткан укытучылар катнашты.

 

 

 

 

 


 

Соңгы яңарту: 2023 елның 4 сентябре, 17:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International