Салым инспекциясе салым түләүләре турындагы хатларның «Налог-сервис» һәм аның филиаллары аша башкарылуы турында исегезгә төшерә. Шуңа күрә конвертларда җибәрүче булып, «Налог-сервис» торачак. Ә документның үзендә салым исәпләнгән салым инспекциясенең координаталары күрсәтелгән булачак.
Пенсия фонды сайтындагы «Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц» та теркәлгәннәр салым турындагы мәгълүматны электрон рәвештә алачак.
Шәхси кабинетлары булмаган физик затлар салым турындагы хат почта аша заказ хаты итеп җибәрелә. Аларны почта бүлекчәсеннән барып алырга кирәк булачак.
Хат алмасагыз, яшәү урыны буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итегез.