6 - 8 октябрьдә шәһәребездә КВН буенча республика чемпионаты мәктәбе оештырылды. Анда мәктәп укучылары, студентлар, эшләүче яшьләр катнашты. Алар өчен лекцияләр оештырылды, алар мәзәкләрне үзләре язарга өйрәнде. Соңгы көнне Мәдәният сараенда КВН узды, катнашучылар анда нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәтте. Җиңүче булып, нефть техникумының “Смирновы” командасы танылды.