Каракларны видеокамера ярдәмендә тотканнар

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

9-10 февральдә үзәк район хастаханәсе территориясендәге төзелеш объектыннан 30 меңлек төзелеш объектлары урлаганнар. Бу турыда Лениногорск эчке эшләр бүлегенә төзелештәге бригадир хәбәр итә.

Тикшерү эшләре барышында,  полиция хезмәткәрләре шул тирәдәге торак йорт фасадына куелган видеокамераның язмасын да ала. Анда өч ирнең урланган инструментларга охшаш әйберләр күтәреп баруы күренә. Әлеге ирләрнең кем булуын да ачыклыйлар. Алар шул төзелеш объектында эшлиләр икән, икесенең урлау өчен хөкем ителгән булуы да ачыклана. Инструментлар хуҗасына кайтарыла, ә каракларга карата җинаять эше кузгатыла, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International