Лениногорскида транспортны газ-мотор ягулыгына күчерү дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Лениногорскида транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.Ул Мәгариф идарәсенең актлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм “Газпром газомоторное топливо” һәм “РариТЭК Автокомплекс” җәмгыятьләре вәкилләре катнашында узды. Киңәшмәгә предприятие-оешма вәкилләре, аграр предприятие инженерлары чакырылган иде.

Татарстан Хөкүмәтенең республикада транспорт чараларын газ ягулыгына көйләү программасы буенча, Лениногорск районында 100 автомобиль газ ягулыгына җиһазландырылган һәм күчерелгән. Лениногорскида Бугульминская урамында автомобильләргә газ тутыру компрессор станциясе эшли. Татарстан буенча шундый 19 станция исәпләнә.

Транспорт чарасын метанга күчерүнең отышлы яклары турында Тимәш авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Сираев, “Лениногорскгаз” идарәсе вәкиле Виктор Федотов сөйләде. Алар әйтүенчә, газ-мотор ягулыгы экономияле, экологияне пычратмый, куркынычсыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International