Лениногорскида Айгөл Хәсәншина беренче тапкыр тавыш бирде

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Айгөл Хәсәншинага быел 18 яшь тулган һәм ул берече тапкыр сайлауларда катнашты. 1827 нче сайлау участогында ул әти-әнисе Илшат һәм Гөлзия Хәсәншиннар белән килде. Алар гаиләсендә өч бала, иң өлкәне Айгөл, ул 11нче гимназиядә укый.

Сайлау участогында аңа значок һәм блакнот бүләк иттеләр.

- Мин беренче тапкыр тавыш бирдем һәм моңа бик шатмын, - ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International