Лениногорскида пенсионерны талаган каракларны тотканнар

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

12 мартта көндез 76 яшьлек пенсионер ханымның ишеген ике ир-ат шакый.

Хуҗабикә ишекне ачарга өлгерми, ирләрнең берсе хатынны идәнгә ега һәм кыйный башлый. Алар акча таләп итә. Курыккан пенсионер сумкасының кайда икәнлеген күрсәтә, анда 5 мең сум акча була. Караклар шуны алып кача.

Полиция вәкилләре каракларны тиз арада тота. Аларга йорт фасадында урнашкан видеокамера ярдәм итә. Анда каракларның йөзе, киемнәре ачык күренгән.

Хәзерге вакытта гаепләнүчеләр кулга алынды дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Алар 36 һәс 32 яшьлек, беркайда да эшләмәүчеләр, элек тә хөкем ителгән булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International