Анда 25 бала йөрде, дип хәбәр иттеләр мәчеттән. Программа әхлак дәресләре, ислам нигезләрен үз эченә алды. Шулай ук иҗади һәм интеллектуаль чаралар да узган, балалар спорт чараларында катнашкан, саф һавада уйнаганнар.
Барлык йөрүчеләргә дә истәлек бүләкләре һәм татлы призлар тапшырылган. Әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән мәрхәмәтле затларга рәхмәт белдерәләр.