«Дети России – 2018» профилактик операциясе кысаларында “Исток-Башлангыч” үзәге белгечләре психоактив матдәләр куллануның зыяны турында буклет һәм белешмәлекләр әзерләде. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрелеп, аңлату эшләре алып барылды.