Мәдәният сараенда җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр. Анда районның җирле үзидарә власте органнары җыелды. Аларны район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков котлады, нәтиҗәле хезмәтләре өчен бер төркем хезмәткәргә бүләкләр тапшырды. Бәйрәм концерты оештырылган иде.