Кечкенә спортчылар урыннан озынлыкка сикерү, 30 метрга йөгерү, яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту һәм башка спорт төрләрендә көч сынашты.
Быел ярышларда 65 спортчы: 49 малай, 16 кыз катнашты. Үз яшь категорияләрендә җиңүчеләр булып, Пётр Читанов ( 12нче лицей), Элина Сәлахова ( 11нче гимназия), Никита Лямов (12нче лицей), Самира Сәлахова (11 нче гимназия), Ян Коваль (2нче мәктәп), Арина Әхмәтҗанова (7нче мәктәп), 12нче лицейдан Марсель Шәрәфиев, Илина Насыйбуллина танылды.