Лениногорскилы алданган

2018 елның 29 апреле, якшәмбе

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 41 яшьлек бер ир шалтыратып, үзен алдауларын хәбәр итә.

Ә хәл болайрак була.  Аңа социаль челтәрләрдән бер танышына 10 мең сум акча кирәклеге турында хәбәр килә. Ир уйлап тормый, ярдәм итергә була һәм күрсәтелгән реквизитлар буенча акча күчерә.

Бераздан танышының интернеттагы бите блакировать ителгән булуын күрә һәм алдануын аңлый.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре алып барыла, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. Халыкны сак булырга, алдарларга ышанмаска чакыралар. Ул-бу булса, тиз арада полициягә «02» телефоны буенча шалтырату кирәклеген искәртәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International