Лениногорскилылар, шалтыратып акча сорасалар – алданмагыз

2018 елның 18 мае, җомга

Мошенниклыкның тагын бер төре барлыкка килгән: федераль салым хезмәтенең 17нче районара инспекциясе һәм аның начальнигы М.А. Мөхәмәдиев исеменнән шалтыратып, алдау очраклары билгеле булган.

Билгесез затлар предприятие җитәкчеләре, бухгалтерларына шалтыратып,  банк карточкаларына 150 мең акча күчерүне сорыйлар. Банк реквизитларын, карточка номерларын җибәрәләр.

Салым инспекциясе Лениногорск районы һәм шәһәре салым түләүчеләренә уяу булырга, мошенниклар тозагына эләкмәскә куша.

Шундый шалтыратулар булганда, түбәндәге телефоннар буенча шалтырату кирәк булачак: 885594 4-31-36, 8(85594)7-80-06.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International