Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм диниара Совет утырышында

2018 елның 14 декабре, җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм диниара Совет утырышын уздырды, анда район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов катнашты.

Утырышта 2016-2018 елларга дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруга төп йомгак ясалды һәм киләчәк өч елга өстенлекле бурычларны карадылар. Утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федераль милләтләр эше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, РФ Президенты Идарәсе Милли сәясәт департаментының эчке сәясәт буенча башлыгы Татьяна Вагина, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

Төп нотыкчыларның берсе - ТР Президенты Аппараты җитәкчесе - ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев хәбәр иткәнчә, республикада этно-конфессиональ проблематика буенча 3 дәүләт программасы һәм 6 өстәмә программа гамәлгә ашырыла. Милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне һәм конфликтларны алдан кисәтүне мониторинглау федераль системасы белән беррәттән, республика комплекслы системасы да эшли.

Этномәдәни өлкәнең тулы инфраструктурасы формалаштырылган. Татарстан Халыклары ассамблеясе шактый үсеш алды. Аның филиаллары һәм вәкиллекләре саны арта бара.

Александр Терентьев хәбәр иткәнчә, Татарстан мигрантлар өчен Россиянең иң җәлеп итүче төбәге булып кала. Шуңа бәйле рәвештә аларны интеграцияләү программаларын эшләүгә аерым игътибар бирелде. 

2018 елда Милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне ныгыту өлкәсендә Россия Президенты грантлары фондында җиңүчеләр арасында Татарстаннан 32 НКО проекты булды.

Республикада эш Федераль милләтара эшләр агентылыгы белән берлектә алып барыла, диде Александр Терентьев. Ул билгеләп үткәнчә, ТР МДН, РПЧнең Татарстан митрополиясе һәм башка  традицион конфессияләр белән хезмәттәшлек алып барыла.

Радикаль дини карашлар таралу дәвам иткәнгә күрә, хокук саклау органнары белән берлектә җитди профилактик эш дәвам итә.

Узган чорда республикада 27 комплекслы социологик тикшеренүләр уздырыла. Халык милләтара мөнәсәбәтләр торышын уңай бәяли - 77 дән алып 84%ка кадәр.

Белешмә өчен: Лениногорск районы территориясендә 25 милләттән артык халык яши. Алар арасында татарлар - 43115 кеше (51,5%), руслар  - 30976 кеше (37%), мордвалар - 3851 кеше (4,6%), чуашлар – 3767 кеше (4,5%) , украиннар - 418 кеше (0,5%), башкортлар – 252 кеше (0,3%), үзбәкләр – 251 кеше (0,3%), әрмәннәр – 175 кеше (0,2%), таджиклар – 174 кеше (0,2%), әзәрбайҗаннар – 108 кеше  (0,13%), белоруслар – 100 кеше (0.12%), башкалар  – 531 кеше (0.6%). Барлыгы – 83718 кеше.

Район территориясендә дини-экстремистик юнәлештәге җинаятьләр теркәлмәгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International