Шәһәрдәшебез Клавдия Ивановна Карташова Россия көнендә 95 яшьлеген каршы алды.
Юбилярны шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 8нче ТОС рәисе урынбасары Людмила Просвирина котлады, бүләкләрен тапшырды, изге теләкләрен юллады. Бәйрәм уңаеннан Гөлфирә Мәҗитовна РФ Президентының котлау хатын укыды һәм Клавдия Ивановнага бу истәлекле көнне ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин исеменнән саллы бүләк тә тапшырды. Яңа һәм уңайлы инвалид креслосын Клавдия Ивановна бик шатланып кабул итте.