Лениногорскилылар юбилейларын билгеләп үтте

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

10 гыйнвар көнне сугыш һәм хезмәт ветераннары Әнисә Ярулла кызы Шакирова, Кәримә Зөфәр кызы Вәлиева, Нина Григорьевна Казакова, Глафира Павловна Матвеева үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр.

Әнисә Ярулла кызы Шакирова  - «Лениногорскнефть»идарәсенең хөрмәтле ветераны. Бөек Ватан сугышы елларында Әгерҗе районының Тирсә авылында яшәүче кызның  11 яшендә ваемсыз балачагы тәмамлана. Аңа  ат , сыер абзарларын чистартырга,  басуларда сөрергә дә, урырга да, ташырга  да туры килә. Сугыштан соң, уналты яшьлек Әнисә әнисеннән Казанга барырга рөхсәт сорый, тик  ул  Тимәшкә эләгә. Әнисә Ярулловнаны эшкә Рәфхәт Мингәрәев кабул иткән. 3нче скважинада лаборант булып эшли. Нефтепромыселдан соң Әнисә Ярулла кызы «Лениногорскнефть» идарәсенең торак-коммуналь хуҗалыгында хезмәт эшчәнлеген паспортчы вазыйфасында дәвам итә. 1989 елда, «Татнефть» системасында 40 елдан артык эшләп, Әнисә Ярулла кызы лаеклы ялга киткән. Хезмәттәге уңышлары өчен бик күп Рәхмәт хатлары бар.

Кәримә Зөфәр кызы Вәлиева 1930 елда Лениногорск районының Кирлегәч авылында туа. 16 яшеннән колхозда эшли, фермада мал-туар карый. Ире белән 68 ел гомер кичерәләр. Бүгенге көндә әбиләрен яратучы  4 баласы, оныклары Һәм оныкчыклары бар. 

Ветеран, тыл хезмәтчәне Нина Григорьевна Казакова сугыш елларында колхозда, аннан урман кисүдә эшли. Бүгенге көндә Нина Григорьевна Лениногорскида яши, үзенең бакчасын бик ярата, балалары, оныклары Һәм оныкчыклары, күршеләре һәм дуслары да  үзен бик хөрмәт итәләр.  Гомерем буе эшләргә яраткангамы, шул олы яшендә  дә тәмле ризыклар пешерә, оныклары өчен оекбашлар бәйли. 

Глафира Павловна Матвеева Савочкино авылында туа. Авыр сугыш елларында колхозда өлкәннәр белән беррәттән эшләп, төрле эшләрдә катнаша. Еш ач торырга туры килсә дә, эштән туктамый.

1950 елда кияүгә чыга. Ире белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Шәһәргә 1957 елда килә. Яхшы эшләре өчен ул Мактау грамоталарына һәм башка бүләкләргә лаек.

Юбилярларны бәйрәмнәре  белән предприятие ветераннары советы, территориаль иҗтимагый советлар вәкилләре котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тыл хезмәтчәннәренә РФ Президенты В.В.Путинның   котлау хатын һәм бүләкләр  тапшырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International