Лениногорскида җирле үзидарә көненә багышланган бәйрәм концерты булды

2024 елның 19 апреле, җомга

Бүген Мәдәният сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы концерт узды.
Һөнәри бәйрәм белән хезмәттәшләрен Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде.

Хәзерге вакытта Лениногорск районы җирле үзидарә органнарында 165 хезмәткәр һәм 201 шәһәр һәм район Советы депутаты эшли.

Тантаналы чара барышында Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре һәм район Советының Рәхмәт хатлары тапшырылды, чараны мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International