Лениногорскида Җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 21 апреле, җомга

Мәдәният сараенда Җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр. Әлеге чара районда беренче тапкыр оештырылуы белән үзенчәлекле булды. Киләчәктә дә традициягә кереп китәр дип ышанасы килә.

Мәдәният сараена әлеге тармакта эшләүчеләр җыелды. Аларны бәйрәм белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин котлады. Тырышып эшләгән, җирле үзидарә үсешенә өлеш керткән  хезмәткәрләрне тәбрикләделәр. Мәдәният сарае иҗат коллективлары, җырчылары чыгышы килгән халыкны ял иттерде, бәйрәм кәефе бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International