Район башлыгы наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы уздырды

2018 елның 29 декабре, шимбә

Мэриянең утырышлар залында район башылыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

Районда наркотик матдәләр әйләнеше өлкәсендәге хәл турында Лениногорск эчке эшләр бүлегенең законсыз  наркотиклар әйләнеше буенча көрәш бүлеге начальнигы Рамил Раупов сөйләде, ул 11 айга нәтиҗә ясады.

Наркотикларга каршы комиссиянең 2019 елга эш планы белән комиссия секретаре Марат Якупов таныштырды.

Наркотиклар белән көрәшү, әлеге өлкәдәге хокук бозуларны кисәтү буенча проблемалар безнең районда һаман да бар. Наркотик кулланучылар арасында ВИЧ-инфекциялеләр дә арта. Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең эш планына әлеге сораулар кертелгән.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламәт яшәү рәвешен массакүләм матбугат чаралары аша яктыртырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International