Лениногорск районында "Бердәм Россия" көне" үтте

2019 елның 17 мае, җомга

Лениногорск районында «Бердәм Россия» көне узды, аның кысаларында партиянең төбәк бүлеге инициативасы белән махсус оештырылган мәйданчыкларда җирле халыкка медицина, социаль, юридик, мәгълүмати ярдәм күрсәтелде, шулай ук “Бердәм Россия» партиясе депутатлары тарафыннан гражданнарны кабул итү оештырылды.

«Сәламәт киләчәк» федераль проекты кысаларында лениногорскилылар төрле тикшерүләр уза алды, Республика онкодиспансеры, Республика клиник хастаханәсе, Балалар Республика клиник хастаханәсе һәм Республика туберкулезга каршы диспансеры белгечләреннән медицина консультациясен ала алдылар. Үзәк хастаханәдә һәм балалар хастаханәсендә төрле юнәлештәге белгечләр тарафыннан медицина консультациясе һәм халыкны кабул итү уздырылды.   Зәй-Каратай авылында маммография станциясе эшләде, Республика клиник онкология диспансеры белгечләре маммография узарга һәм табиб-онколог белән киңәшләшергә теләгән авыл кешеләрен кабул иттеләр. Бу - «Бердәм Россия» партиясенең медицина хезмәтләренең һәркем өчен мөмкин булуын яхшыртуга юнәлдерелгән яңа проекты, бигрәк тә авыл җирлегендә. Куакбаш авылында авыл халкы флюорография тикшеренүләре уздылар.

Шулай ук 12нче лицейда 1-4 сыйныф укучылары умыртка сөяге авыруларын ачыклау максатыннан, «Сәламәт яшәү рәвеше-үз-үзеңне тоту нормасы» темасына лекция үткәрелде.

11нче гимназиянең актлар залында «Белем бирү-тәрбия эшчәнлеген оештыруның заманча инновацион модельләре» дигән темага дискуссия узды. Әлеге мәйданчык «Яңа мәктәп» партия проекты кысаларында эшләде һәм чара Казан кунаклары: Казан инновацион университеты ректоры Тимирясова катнашында узды. Анда якын-тирә районнарның мәгариф идарәләре башлыклары, район һәм шәһәр мәктәпләре  директорлары, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты. Укытучылар һәм укучыларның иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылды, кунаклар инновацион платформаларда булдылар.

«Ныклы гаилә» партия проекты кысаларында Лениногорск ЗАГС бүлегендә берничә чара узды: «Гаилә-никах мөнәсәбәтләренең заманча тенденцияләре» темасына түгәрәк өстәл, ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының күчмә утырышы, Казан шәһәренең «Доверие» балалар һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Логос»психологик үзәге психологлары консультатив кабул итү. Шулай ук юбилярларыны хөрмәтләү булды.

Лениногорск районының коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларының 40 тан артык вәкиле Үзәк китапханәнең конференц-залындагы мәйданчыкка җыелды. Модератор - «Татарстан-Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Башкарма комитеты рәисе, юридик фәннәр кандидаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Тарханова. Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органына, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенә хисап Бирү, коммерциячел булмаган оешмаларның салым хисаплылыгы үзенчәлекләре, Россия Федерациясе Пенсия фондына хисап бирү мәсьәләләре каралды.

Лениногорск районының коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

«Бердәм Россия” «көне» проекты кысаларында «Юбилейный» бассейнында РФ Дәүләт Думасы депутаты И. Х. Зиннуров Кубогына «Сәламәтлек марафоны» республика партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында йөзү буенча ярышлар узды. Ярышларда егетләр һәм кызлар, шулай ук өлкән буын вәкилләре катнашты.     Ярыш нәтиҗәләре буенча барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

"Бердәм Россия» көне" кысаларында лениногорскилылар өчен "Бердәм Россия"дән депутатлар тарафыннан күчмә кабул итү оештырылды. Лениногорск җирле бүлегенең "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнар сораулар белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллинга мөрәҗәгать иттеләр. Зеленая Роща һәм Тимәш авылында район Советы депутатлары: Ринат Габдрахманов һәм Өлфәт Мифтахов кабул иттеләр. Барлыгы 9 кеше мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International