Мәгариф идарәсенең актлар залында үзмәшгульлек мәсьәләләре буенча чираттагы очрашу үтте, бу юлы шәһәр мәктәбе укучылары чакырылган иде.
Очрашуда катнашучыларны райони Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Зөлфия Михайлова сәламләде.
Республика буенча Федераль салым хезмәтенең 17 нче районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Надежда Андреева республика территориясендә 1 гыйнвардан махсус салым режимы кертелүе турында сөйләде. Үзмәшгуль булып теркәлгән очракта эшне ничек алып бары, салымнарны ничек түләү турында аңлатты.
Педагоглар сораулар бирделәр.