Читек, мамонт теше һәм офицер планшеты: музейда укучылар нәрсә өйрәнә?

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

18 ноябрь көнне Лениногорск туган якны өйрәнү музеенда «Экспонатлар сөйли»дип исемләнгән традицион бәйге узды. Быел шәһәр һәм район мәктәпләреннән җиде укучы катнашты.

«Бу безнең яраткан конкурсыбыз. Ул музейга яшь аудиторияне җәлеп итәргә, мәктәп укучыларында музей эше белән кызыксынуны үстерергә ярдәм итә», - ди музей директоры Нэля Галиева

Конкурсның эксперт комиссиясенә, Нэли Назыйфовнадан тыш, «Татнефть «ГАҖ нефть музее директоры Ирина Фатыйхова, Лениногорск туган якны өйрәнү музееның экспозиция-күргәзмә эше буенча белгече, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәһимә Минязева, "Милли-мәдәни үзәк"  методисты Гөлнара Вагыйзова керде.

Конкурска үз эшләрен Лениногорск шәһәренең 2, 6, 7, 10 мәктәбе, 11 нче гимназия, шулай ук Иске Иштирәк һәм Куакбаш мәктәпләре укучылары җибәргән. Алар музей предметларын өйрәнүгә һәм алар белән бәйле тарихларны өйрәнүгә багышланган иде. Мәсәлән, әдәбиятчы Фәнис Яруллинның Бәкер санаториясе музее фондыннан фотосурәтләре аның иҗатында туып үскән урыннарның чагылышын өйрәнүгә этәрде. Мәктәп музейларында кызыклы экспонатлар – офицерлар планшеты, борынгы китаплар саклана икән. Мамонтның тешен җентекләп өйрәнү хәтта музей хезмәткәрләренә дә бик күп яңа мәгълүмат китерде. 11нче номерлы гимназия укучысы Энира Сафуанованың бу эше беренче урынга лаек булды. Жюри икенче урынны 2 нче мәктәп укучысы Карина Латыйпованың нефть качалкасы макеты турындагы эше яулады. Өченче урынны Иске Иштирәк авылыннан Ләйлә Сираеваның эше яулады.

Киләсе елның апрелендә Лениногорск музее өлкән мәктәп укучылары һәм студентлар өчен «Музей – яшьләр территориясе»дигән конкурс әзерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International