23 июль көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Лиана Габидуллина һәм Зилә Мөдәрисова «Туган шәһәр урамнары буйлап» дигән чара уздырдылар. Дәреснең максаты: Лениногорскиның барлыкка килү тарихы белән таныштыру иде.
Чара барышында катнашучылар шәһәребезнең истәлекле урыннары һәм һәйкәлләре турында, аларны булдыру даталары турында белделәр, шәһәр урамнарының фотоларын карадылар. Ул көнне Бораулаучылар аллеясннан алып, Яшьлек паркына кадәр сәяхәт булды.