"Исток-Башлангыч" үзәгендә өлкәннәр көненә багышланган чара үтте

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

«Исток-Башлангыч»  үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лиана Габидуллина һәм Зилә Мөдәрисова тарафыннан «Көз матур вакыт» дигән чара уздырды. Дәреснең максаты: танып-белү кызыксынуын, эрудицияне үстерү, көз турында белемнәрне киңәйтү, уңай психологик климат һәм коллективта бердәмлек булдыру.

Чарада катнашучылар бик теләп көзге табышмакларга җавап бирделәр, танылган язучыларның шигырьләрен укыдылар, бу гүзәл чорга багышланган халык сынамышларын, мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр. «Капчыкта мәче», «Репортаж», «Скульптор», «Көзге уеннар»конкурсларында актив катнаштылар. Чара күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, шулай ук актив катнашканнары өчен татлы призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International