6-14 апрельдә Тверь өлкәсе Осташков шәһәрендә 15-16 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында бокс буенча Россия беренчелеге узды.
Татарстан Республикасы исеменнән Лениногорск шәһәренең 2 спортчысы, 3 нче КСШның бокс бүлегеннән: Терентьева Надежда һәм Антипова Дарья чыгыш ясады. Дарья 4 көрәштә катнашып, Россиядә иң яхшысы статусын раслады, финалда ул дөнья беренчелеге җиңүчесе, Мәскәү шәһәре спортчысын җиңде. Аңа Европа беренчелегендә уңышлы чыгыш ясавыбызны телибез.
Надежда 2 көрәштә катнашып, 5 урынны алды һәм Россия җыелма командасының резерв составына керде.
Алар Галиуллин Артур Денисламович һәм Жупиков Егор Олегович җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.