7-9 апрель көннәрендә Самара өлкәсе "Салют" сәламәтләндерү базасында Идел буе федель округының студент отрядлары штаблары җитәкчеләре бергә җыелды.Татарстан делегациясе составында Лениногорск студентлар отряды командиры Иван Бакаржиев та бар иде. Өч көн дәвамында штаб командирлары лекцияләр тыңладылар, мастер-класслар карадылар, лидерлык темасына тренинглар узды.Азактан аттестация үткәрелде, сертификатлар тапшырылды.