Район башлыгы хатын-кызларны бәйрәм белән котлый

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Сезне якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Сез яшәү башлангычы, гаилә сакчысы булып торасыз. Тормышта төрле чаклар буладыр, тик һәрвакыт мөлаем, нәфис зат булып каласыз. Кайсы гына тармакта хезмәт куйсагыз да, һәр җирдә оста һәм булдыклы булуыгызны күрсәтәсез. Сезгә хезмәтегез, сабыр һәм акыллы булуыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм. Өлкән яшьтәге хатын-кызларга: сугыш һәм тыл ветераннары, гомерләрен район, республика, илебез үсешенә багышлаганнарга - аерым хөрмәт, аерым рәхмәт. Авыр чаклар булуга карамастан, ярату, шәфкатьлелек, игелекле булу кебек сыйфатларны саклап кала алгансыз.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Шәһәр һәм райондагы барлык ир-атлар исеменнән сезгә сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим. Яз сезгә яңа башлангычлар, уңай үзгәрешләр алып килсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International