19 апрель көнне шәһәребезнең "Нефть техникумында" математика буенча республикакүләм олимпиада узды.
Анда 45 һөнәри белем бирү оешмаларыннан I курс студентлары катнашты.
Әлеге чара кысаларында ачык дәресләр, мастер-класслар, практик семинар, ачык сыйныф сәгате үткәрелде.
Олимпиадада катнашып, "Лениногорск нефть техникумы" студенты Айдар Загретдинов III урын яулады.
Котлыйбыз!