ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2017 ел
җомга

Мәдәният сараенда Җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр. Әлеге чара районда беренче тапкыр оештырылуы белән үзенчәлекле булды. Киләчәктә дә традициягә кереп китәр дип ышанасы килә.

 

Чын күңелемнән сезне Җирле үзидарә көне белән котлыйм.

“Язгы игелеклелек атнасы” кысаларында  “Логос” үзәге волонтерлары үзәк мәйданда кан тапшыруны пропагандалау буенча акция үткәрде. Алар үтеп баручыларга бу турыда язылган белешмәлекләр дә таратты. Акция Росия буенча узучы донор көненә багышланды.

Мәшгульлек үзәге политехник колледжда эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Анда 18 предприятие, эш эзләүче 150 кеше катнашты.  Аларга 495 эш урыны тәкъдим ителгән иде.

20-21 апрельдә республиканың тратрадицион мәдәният үсеше үзәге Лениногорскида семинар үткәрә. Авыл мәдәният йортларының чуаш мәдәниятен саклау темасына багышланган ул.

Хәрби җыен һәм белем бирү курсы Крутушка поселогындагы “Байтик” балаларны сәламәтләндерү лагеренда үтте. Анда “Форпост” активистлары һәм җитәкчеләре катнашты.

Мордова Кармалкада "Пизёлне" фолькнор ансамбленә “Халык” исеме бирү буенча күрсәтмә чыгышлар үтте.

“Язгы игелеклелек атнасы” кысаларында  һәркем кулыннан килгән кадәр игелек, яхшылык кылырга  тырыша.

19 апрель көнне шәһәребезнең "Нефть техникумында" математика буенча республикакүләм олимпиада узды.

 

19  апрельдә Мәдәният сараенда мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында "Без табигатьне сакларбыз" дигән темага муниципаль шигырь бәйгесе булып узды. Көне буе барган бәйге барлык катнашучыларга, әти-әниләргә, укытучыларга бик ошады. Чараны Наилә Тәлгать кызы Чубатова оештырган иде. Татар һәи рус телендәге шигырьләр сөйләделәр, чәчмә әсәрләр укыдылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International